Компенсация түләүләре алуга кем хокуклы

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең, ирекле формированиеләрдә булган гражданнарның гаилә әгъзаларына торак урыннарыннан файдалану чыгымнары белән бәйле рәвештә компенсация түләве алу хокукына кем ия
Әлеге компенсация түләүләре алуга хокуклы затлар даирәсе:

- хәрби хезмәтне үтү чорында һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, шул исәптән чакырылыш буенча;

- контракт буенча хәрби хезмәт үткән һәм хәрби хезмәттән,  хәрби хезмәттә булуның чик яшенә ирешкәннән соң, сәламәтлек торышына бәйле, яки 20 ел һәм аннан да күбрәк хезмәт итү дәвамлылыгы булган оештыру-штат чаралары белән бәйле рәвештә, азат ителгәннән соң һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары;

- хезмәт бурычларын үтәү белән бәйле яралану, контузия, имгәнү яки авыру нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән)  федераль салым полициясе органнары хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары;

 - хезмәт бурычларын үтәгәндә алган җәрәхәтләр яки башка төрле Сәламәтлек җәрәхәтләре нәтиҗәсендә яки хезмәтне үтү чорында алган авыру нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) җинаять-башкару системасы учреждениеләре һәм органнары, РФ Мәҗбүри башкару органнары, дәүләт янгынга каршы хезмәте, наркоконтроль органнары, РФ таможня органнары хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары;

- РФ Милли гвардиясе хезмәткәрләренең һәм полициянең махсус исемнәренә ия булган, хезмәт бурычларын үтәгәндә алган җәрәхәтләр яки сәламәтлекләренә башка зыян килү нәтиҗәсендә яки хезмәтне үтү чорында алган авыру нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары;

һәлак булган (үлгән) иреклеләрнең гаилә әгъзалары (РФ Хөкүмәтенең 27.02.2023   306 номерлы карары белән кертелгән).

Һәлак булган (үлгән) хәрбиләр, иреклеләрнең гаилә әгъзалары булып:

- тол хатыннар (ирләр), яңа никахка кергәннәрдән тыш;

- балигъ булмаган балалар;

  -18 яшькә кадәр инвалид булган 18 яшьтән өлкәнрәк балалар;

- белем бирү оешмаларында көндезге формада укучы 23 яшькә кадәрге балалар,  

- һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәрнең, ирекленең  карамагында булган гражданнар (аның карамагында булу турында суд карары булганда гына).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International