2024 елның 1 февраленнән җирләү хезмәтләре бәясен индексацияләү турында

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2024 елда түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициентын раслау турында» карары проектына ярашлы рәвештә, җирләүгә социаль пособие күләмен индексацияләүнең фаразланган коэффициенты 1,074. Шуңа бәйле рәвештә, җирләү эше мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган хезмәткә компенсацияләнергә тиешле җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияләнгән исемлеге буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең чик бәясе, шулай ук җирләүгә социаль пособиенең чик күләме 8370,20 сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта районнарда һәм хезмәт хакына район коэффициенты билгеләнгән урыннарда бу чик район коэффициентын кулланып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International