Әлфия Когогина: бухгалтер дипломы иясе медицина югары уку йортына гадиләштерелгән схема буенча керергә тиеш түгел

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга урта һөнәри белем базасында югары белем бирү оешмаларына абитуриентлар керү шартларын төгәлләштерү өлешендә төзәтмәләр кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек»  проектының федераль координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Техникум яки көллиятне тәмамлаучылар аңлы рәвештә үз сайлауларын ясаячаклар, чөнки алар югары уку йортына эчке имтиханнар нәтиҗәләре буенча бердәм дәүләт имтиханыннан башка, көллияттә алган белгечлекләре белән алга таба уку профиле туры килгән очракта гына керә алачаклар. Бу гадел: бухгалтер дипломы иясе медицина югары уку йортына гадиләштерелгән схема буенча керергә тиеш түгел"»

Гамәлдәге керү кагыйдәләре көллиятне тәмамлаучыларга югары уку йортына кергәндә бердәм дәүләт имтиханы бирмәскә мөмкинлек бирә, моның урынына алар эчке имтихан тапшыра алалар. Шулай ук имтиханнарның бер өлешен бердәм дәүләт имтиханы форматында, ә икенчесен эчке имтихан буларак тапшырырга мөмкин.

Бүгенге көндә укучыларның 41 проценты урта һөнәри белем алганнан соң югары уку йортларына керү өчен ташлама куллана, кагыйдә буларак, профиль буенча түгел.

Әмма белгечлеккә туры килү турындагы таләп юк, авторлар әлеге хокукый бушлыкны бетерергә тәкъдим итә, чөнки гамәлдәге алым «укырга керүчеләрнең сыйфатлы составын тәэмин итми һәм гражданнарны киләчәктә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашырачак бер генә белгечлек сайлауга мотивацияләми».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International