Татар Тәкәше авылында яңа мәчет ачылды. Аны нибары 9 ай эчендә авыл халкының көче һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә төзеделәр.
Ачылу тантанасында район Башлыгы Роберт Искәндәров һәм күрше районнардан хөрмәтле кунаклар катнашты.
Бу проектка үз күңеленең бер өлешен салган кешеләргә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде:
- Руфия Сабирҗан кызына-һәлак булган сугышчының әнисе, ул мәчет төзелешенә сизелерлек иганәләр биргән.
-Гүзәл Илдус кызына-һәлак булган сугышчының сеңлесе.
- Илсөяр Фәрхетдин кызына-төзелешкә кишәрлек бүлеп биргән өчен.
- Владислав Николаевичка-эшләр башкаручыга.
Һәлак булган сугышчы Илназ Илдус улының гаиләсе адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Аның гаиләсе мәчет төзүгә шактый акча биргән. Бүген аның исеме бина фасадындагы мемориаль тактада мәңгеләштерелгән.