“Кышкы моң” автор-башкаручылар иҗат кичәсен Дмитрий Лахтин, Данияр Кәбиров, Рөстәм Зариповлар ачып җибәрде. Казан кунагы Невена Летаева, үзенең аккомпаниаторлар төркеме флейтачы Камилла Хаҗиева һәм соло-гитара Зөфәр Хәлирахмановлар белән кичәне дәвам иттеләр.
Төрле башкару манералары, җырларның тирән эчтәлеге; гитара кылларының, балалайка, блокфлейталарның тылсымлы авазлары кичәгә кабатланмас җан җылысы, яктылык һәм тантана өстәде.
Бу кичәгә килгән тамашачылар, автор-башкаручыларның чыгышларын, җырларының сүзләрен һәм көйләрен тыңлап, тирән ләззәт алдылар.