Бүген район администрациясендә район башлыгы В.Чершинцев җитәкчелегендә хәрби чакыру комиссиясе киңәшмәсе булды. Язгы чакырылыш бурычлары белән Сергей Заложенко чыгыш ясады. Киңәшмәдә шулай ук хәрби чакырылучыларның сәламәтлеге, югары сыйныф укучыларының хәрби әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Бу чакырылышта 42 менделеевлы хәрби хезмәткә әзерләнә.