Эшлекле визит

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

10 нчы апрельдә район башлыгы Валерий Чершинцев эшлекле визит белән Первомайкадагы дуңгыз комплексында булды. Р.Габдрахманов узган ел әлеге комплексны торгызды. Бер ел эчендә баш саны 900 гә җитте. 2016 нчы елда комплекска газ кертелде һәм капиталь ремонт ясалды. 2018 нче елга баш санын 2 меңгә җиткерү планлаштырыла. В.Чершинцев башкарылган эшләрдән канәгать калуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International