Шәһәр урамнарын карау

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

10 апрельдә район башлыгы Валерий Чершинцев, В.Фролов, А.Белоногов, Р.Хабиров шәһәр урамнарын карап йөрделәр. Шулай ук шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү, тротуарларны төзекләндерүгә басым ясалды. Валерий Сергеевич Химиклар урамындагы аллеяны булдыру проектына тукталды. Әлеге аллеяны тәртипкә китерү өчен депутат Алмаз Исхаковка яшьләр белән өмә үткәрү йөкләнде. Аллеяда йөгерү һәм велосипед юллары, спорт белән шөгыльләнү өчен өстәмә җайланмалар булдыру кирәклеге әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International