ЦВР да “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының муниципаль этабы узды. Монда 1 нче, 3 нче, 4 нче мәктәпләр, гимназия һәм Ижевка гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты катнашты. Конкурсның төп максаты булып ата-аналар эшен пропагандалау тора. Конкурсантлар күп төрле проектлар якладылар. 1 нче мәктәп коллективы җиңүче, 2 нче урында – 3 нче мәктәп, 3 нче урында – 4 нче мәктәп. 1 нче мәктәп республика этабында Менделеев данын яклаячак.