Район администациясендә “Менделеевск” моношәһәр программасын тормышка ашыру буенча киңәшмә утырышы булды. Киңәшмәдә район Башлыгы Валерий Чершинцев, Менделеевск раонына эшлекле визит белән килгән Кырым Республикасы Бахчасарай районы Башлыгы Рефат Дердаров һәмБахчасарай администрация Башлыгы Владимир Удахин катнашты. Очрашуда Менделеевск районының стратегик үстерү буенча башлыкның киңәшчесе Лилия Нургатина яңа проектлар белән таныштырды. Бу проектлар сәнәгать һәм шәһәрне төзекләндерү буенча эшчәнлек юнәлешләрен чагылдыралар иде. Шулай ук туризм, сәламәтлек саклау буенча сораулар күтәрелде, Менделеевск һәм Бахчасарай районнарының хезмәттәшлеге мөмкинлеге турында сүз кузгалтылды.