“Ә сез юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләсезме?”

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

 

18 нче апрель көнне “Чулпан” балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе белән берлектә “Ә сез юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләсезме?” дип аталган бәйрәм уздырылды. Тәрбияче Хәсәнҗанова Гөлия әлеге чарада балаларның юл йөрү кагыйдәләрен никадәр яхшы белүләрен тикшереп карады. Алар уеннарда катнаштылар, биеделәр, “Светофор”, “Мин шофёр”  дип аталган җырлар башкардылар һәм шигырьләр сөйләделәр.

Бәйрәм ахырында Менделеевск районы ЮХИДИ хезмәкәре балаларга грамоталар һәм юл йөрү кагыйдәләре өйрәтелгән китаплар тапшырды. Әлеге чара барысының да күңеленә хуш килде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International