«Л.Я.Карпов ис. химия заводы» АҖ Спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар

2017 елның 21 апреле, җомга

«Л.Я.Карпов ис. химия заводы» АҖ Спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар

2017 нче елның 20 нче апрелендә “Нептун” Сәламәтләндерү комплексында Л.Я.Карпов ис. химзавод эшчеләре арасында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышлар Спартакиада кысаларында предприятие эшчеләрен спортка тарту, хезмәт активлыгын күтәрү, сәламәт тормыш образын пропагандалау, дусларча мөнәсәбәт булдыру һәм иң көчле спортчыларны ачыклау максатында үткәрелде. Катнашучыларны профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Борһанов сәламләде һәм аларга яхшы кәефләр, югары күрсәткечләргә ирешүләрен теләде. Башта командалар эстафетасы, соңыннан шәхси беренчелеккә ярышлар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International