30 ел җыр белән

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда хезмәт ветераннары халык хорының “30 ел җыр белән” дип аталган юбилей кичә-концерты булды.

- Клара Галләмова җитәкчелегендәге хорга озак еллар дәвамында йөрүче ветераннар белән без горурланабыз һәм аларның талантлары алдында баш иябез, - дип фикерләре белән бүлешә Карпов исемендәге химия заводы музее директоры Наталья Потапова.

Ветераннар хорын район башлыгы Валерий Чершинцев, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, Л.Я.Карпов исемендәге химия заводының профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Борһанов, Мәдәният Идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова һәм С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Ләйсән Латыйповалар котлады, лаеклыларны Мактау грамоталары белән билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International