Ат ярышы

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

20-23 апрельдә Казанда ат ярышы буенча ТР Беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Безнең спортчылар (Алина Анисян, Арина Шамбазова һәм Полина Фёдорова) ТР укучылары спартакиадасы зачетында чыгыш ясадылар һәм дүртенче урын яуладылар. ТР Беренчелегендә балалар арасында Андрей Кузьмин Орфей кушаматлы атта чыгыш ясады, кызганычка каршы призлы урынга чыкмады, ләкин республика  балалар җыелма командасы составына кертелде. Өлкәннәр арасында Карина Закирова Алтын кушаматлы аты белән 3 нче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International