Менделеевск районы делегациясе Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Бүген Казан шәһәренең М.Җәлил исемендәге Татар академиясе дәүләт опера һәм балет театры бинасында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасының президенты Р.Миннеханов, Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев һәм ТР премьер министры А.Песошин катнашты.
Менделеевск районын чарада район башлыгы В.Чершинцев җитәкчелегендәге делегация: Бөек Ватан сугышында катнашучы А.Попов, Бөек Ватан сугышы вдовасы Г.Киршина, тыл хезмәткәре Б. Кунафеев, Владимир Редькин, Фаина Козырева һәм хәрби комиссар С.Залуженко катнашты.