ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

27 гыйнвар - безнең ил тарихында үзенчәлекле дата. 77 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелде, ул 872 көн дәвам итте. Балалар китапханәсе «Блокадный хлеб» Бөтенроссия хәтер акциясенә кушылды. Акция кысаларында 1 нче мәктәпнең 3 «Б» сыйныфы укучылары өчен «Ленинград - батырлык һәм дан шәһәре» батырлыгы сәгате үткәрелде (укытучы Иванова Т.А.).

27 гыйнвар көнне, Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көнендә, Енабердино урта мәктәбе һәм авыл китапханәсе белән берлектә «Блокадалы Ленинград битләре" дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр.

Сәйтәк выл китапханәсе «Блокадный хлеб» бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция кысаларында укучылар өчен "Блокадалы Ленинград" хәтер дәресе үткәрелде.


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

2021 ел-Россиядә фән һәм технологияләр елы. Балалар китапханәсе яшь укучыларга китап, фәнни-популяр басмалар битләре буенча гаҗәеп фәнни ачышлар дөньясына сәяхәт кылырга һәм ел дәвамында гамәлдә булачак «Наука без скуки» дип аталган китап күргәзмәсе - инсталляциясе белән танышырга тәкъдим итә.

28 гыйнвар көнне, Татар китапханәсе 7 нче бакча балаларын кабул итте. Китапханәче Гөлназ Хафизова аларны балалар өчен басмалар белән таныштырды, китаплар аша бик күп сорауларга җавап табу, дөньяны өйрәнү мөмкинлеге турында сөйләде.  

28 гыйнварда Ижевка авыл китапханәсенең «Радуга» курчак түгәрәгендә катнашучылар (китапханәче Останина И.М.) Ижевка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары өчен «Непослушная Маша» исемле театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.

Балалар китапханәсе 4 нче мәктәпнең 1 “А” сыйныф (сыйныф җитәкчесе Фәйзуллина Н.Ф.) укучылары өчен “конвертта зәңгәр штампик” почта әсбаплары дөньясына сәяхәт үткәрде.

27 гыйнвар-Ленинград блокадасын бетерү көне. Монаш авыл китапханәсе «Блокадный хлеб» дип исемләнгән Бөтенроссия Хәтер акциясенә кушылды. Акция кысаларында «Непокоренный Ленинград» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде.


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы бетә. Татарстанда тарихи датага багышланган Татар Чаллысы авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәният хезмәткәрләре «Блокадалы Ленинград балалары» дип исемләнгән хәтер дәресе оештырдылар.

27 гыйнвар көнне С.Гассар исемендәге мәдәният йортының тантаналар залында Үзәк китапханә тарафыннан Бөек Ватан сугышы тарихында героик һәм изге датага – Ленинград блокадасын бетерүгә багышланган «Ленинград метроны» дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде. 900 көн һәм төн дәвам иткән блокада.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International