5 июль көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Супер 5» мәктәбенең җәйге лагеры балаларына «Жәй планетасында Читалия Утравы» дип исемләнгән әдәби круизга барырга тәкъдим иттеләр.
5 июль көнне Тихоново авыл китапханәсендә 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр узган Курск сугышына багышланган «Курск көрәше 50 көн һәм төн» дип исемләнгән инфоурок узды.
Камай авылы китапханәсендә Татарстанда нәшер ителә торган гәҗит -журналларга күзәтү формасындагы әңгәмә уздырылды.
Тойма авылы китапханәчесе мәдәният хезмәткәре белән берлектә «Синең яраткан журналларың» дип исемләнгән журнал карусель оештырдылар.
«Саулык» социаль ярдәм үзәгендә Үзәк китапханә шагыйрә Юлия Владимировна Друнинаның иҗатына багышланган «Мин тумышы белән балачактан түгел – сугыштан» дип исемләнгән шигърият кичәсе үткәрде.
26 февраль көнне Үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен "Россиянең мәңгелеккә киткән солдатлары" истәлек кичәсе үткәрде.
25 февраль көнне Ижевка авыл китапханәсендә Туган телләр елына багышланган «Безгә чәй артында күңелсез түгел» дип исемләнгән авыл утырышлары узды. «Вечерушки» ансамблендә катнашучылар утырышның кунаклары булды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Песәй авыл китапханәсендә «Солдат тормышыннан бер көн» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне - мөһим, тантаналы бәйрәм. Бу көнне без рус солдатын, офицерны, генералны, диңгезчене, очучыны — дөнья сагында торучыларны, яраткан Ватаныбызның чикләрен саклаучыларны хөрмәтлибез. Әлбәттә, Без Ватанның булачак сакчыларына да яхшы сүзләр әйтергә, аларның көчле, акыллы, тәвәккәл булып үсүләрен телибез. 22 февраль - бәйрәм көне алдыннан Татар Чаллысы авыл китапханәсендә «Элекке чор геройлары турында...» дип исемләнгән күргәзмә – викторина оештырылды.
Агния Барто юбилеена мәктәпкәчә яшьтәге балалар Песәй авыл китапханәсе китапханәчесе белән берлектә балалар язучысы А.Барто иҗат иткән күңелле балачак иленә сәяхәт кылдылар.