ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

23 июльдә "Кичке буяулар" күңел ачу программасы Татар Чаллысы мәдәният йорты мәйданын салават күперенең барлык аллы-гөлле  төсләре белән бизәде.

22 июль көнне Иске Гришкино мәдәният йортында Русьны чукындыру көненә багышланган тарихи кичә узды.

22 июль көнне Тойма мәдәният йортында чын фермерлык тормышы белән танышу өчен уникаль мөмкинлек булды. Балалар хайваннар янына турыдан-туры урам вольерларына керделәр. Безнең хайваннар кешеләр игътибарына күнеккәннәр, һәм алар үзләрен килүчеләр белән дустанә тоталар. Балалар кулларыннан хайваннарны ашаттылар һәм истәлеккә кечкенә фотоссесия ясадылар.

24 июль көнне Енабердино мәдәният йортында тәкыяләрне иң яхшы үрүгә конкурс үткәрелде. Бу шөгыль малайларны да, кызларны да мавыктырды.

23 июль көнне Енабердино мәдәният йортында "Дару үләннәренең матурлыгы һәм файдасы"дип исемләнгән танып - белү әңгәмәсе үткәрелде.


22
июль, 2022 ел
җомга

19 июльдә Сәйтәк авыл клубында кече яшьтәге балалар өчен “Җәй рәсеме ясыйбыз” исемле иҗат сәгате узды.

21 июль көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында "Без җәй рәсемен ясыйбыз"дип исемләнгән асфальтта рәсем көне үтте.

Ижевка авыл мәдәният йортында "Уңышлы балык тоту" ярышы күңелле үтте.

21 июль  көнне Тойма авылы буйлап "Ата-бабаларым җире" исемле экскурсия узды.

23 июльдә Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара "Зәңгәр кит" дип исемләнгән мастер-класс үткәрде һәм танып-белү әңгәмәсе барышында китлар турында кызыклы фактлар сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International