ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

15 майда бөтен дөньяда иң изге, иң җылы бәйрәм- гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы матур вакыйга кысаларында Песәй авыл китапханәсендә "Бөтен гаилә белән әдәби диңгез буйлап"дип исемләнгән әдәби-гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә балалар белән әниләр чакырылган иде.


13
май, 2022 ел
җомга

Хатын - кыз һәм сугыш... бу ике сүз бер-берсенә берничек тә туры килми. Дөньяны коткарырга туры килгән кырыгынчы еллар хатын-кызларына балалар китапханәсе абонементында ясалган «Хатын - кыз сугышта – ул инде батырлык " дигән китап күргәзмәсе багышланган.

Ижевка авыл китапханәсе "ТР Менделеевск муниципаль районы Үзәк китапханәсе" оештырган иң яхшы фотозонага  район смотр-конкурсында катнашты.


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

11 май көнне «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә Үзәк китапханә «Син мине оныта алмыйсың»дип исемләнгән  музыкаль кичә үткәрде.

Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлегенә багышланган «Без сугыш теләмибез " дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Бу конкурста балалар сугышка үз карашларын күрсәттеләр һәм аны кәгазьдә сүрәтләделәр. Һәр катнашучыга татлы ризыклар тапшырылды.

Монай авыл китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дип исемләнгән XIII Халыкара акциягә кушылды. Акция кысаларында балалар бакчасында китапханәче Надежда Ахмедова мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Сугыш турында хәтирәләрне  безгә китап калдыра»дип исемләнгән уку сәгате үткәрде.


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Енабердино авыл китапханәсе язучылар һәм шагыйрьләргә, удмурт халкының герой - балаларына багышланган «Дуно Вормон» (кадерле Җиңү) дип исемләнгән әдәби музыкаль композиция әзерләде һәм үткәрде.

Балалар китапханәсендә 1 «А» сыйныф укучылары өчен (укытучысы Захарова В.Ф.) Бөтендөнья Кояш көненә багышланган «Һәрвакыт булсын кояш» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.

Абалач авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз»Халыкара Акциясенә кушылды.

Монаш авылы китапханәсе «Самара өлкә балалар китапханәсе»ДБУ оештырган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясенә кушылды. Акция кысаларында 4,5 нче сыйныф укучылары өчен «Җиңү мае белән яз килә»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International