Илнәт авыл китапханәсе Можга шәһәренең "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе инициативасы белән оештырылган «Удмуртиянең халык шагыйре Анатолий Леонтьев - балаларга» исемле IV төбәк ара акциясендә катнашты.
Үзәк китапханәдә рус рәссамы И.И. Шишкинның туган көненә багышланган “Табигать күренешен сүрәтләүче оста ” исемле танып-белү сәгате узды.
Фикердәшләрне, талантлы кешеләрне каршылау күңелле вакыйга Тихоново китапханәсе Россия Пенсионерлар берлеге активистларын, кунакларны бик теләп кабул итте.
Абалач авыл китапханәсе «Винни Пух һәм барысы, барысы да" исемле китап авторы А.Милнага багышлап, «Йомшак аю турында әкиятләр иҗат итүче»дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.
20 гыйнвар көнне, “Блокада турында укыйбыз” бөтенроссия акциясе кысаларында, Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен Россия тарихында истәлекле датага - Ленинград камалышын өзүгә багышланган “Ленинград сөйли” исемле батырлык дәресе үткәрде.
Тихоново авылы китапханәсендә өлкән яшьтәгеләр өчен "Качману кичәләренең берсендә" исемле утырмалар оештырылды
20 гыйнвар көнне Татар Чаллысының «Колосок» балалар бакчасында китапханәче Е.Б. Шишова «КАр Бабай табышмаклары» квест- уен үткәрде.
Илнәт авыл китапханәсе танылган Псков шагыйрьләренең берсе истәлегенә багышланган «Григорьевны бергә укыйбыз» исемле V Халыкара акциясенә кушылды.
18 гыйнвар көнне Үзәк китапханә "Саулык " сәламәтләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Романсның сихри авазлары»дип исемләнгән рус романсы кичәсе үткәрде.
18 гыйнварда Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен Ленинград камалышында яшәүчеләрнең батырлыгына багышланган «Ленинград сөйли» исемле батырлык дәресе уздырды .