31 июль - яраткан китапларыңны искә алу көне. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә Тойгуҗа мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара "К.И. Чуковскийның бу юллары нинди әкиятләрдән?" дигән викторина үткәрде. Балалар сорауларга җавап бирделәр, биремнәрне үтәделәр һәм хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, ә аннары үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр.
27 июль көнне "Дөрешкәй" театр коллективы Тойгуҗада "Балакаем" спектаклен күрсәтте. Спектакльгә Яр Чаллы һәм, әлбәттә инде, Менделеевск шәһәреннән тамашачылар килде.
Россиянең Хәрби-Диңгез Флоты көнен Тойгуҗа авылында бөтен дөньяга танылган "Крестики-Нолики" уены белән билгеләп үттеләр.
Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара балалар белән танып-белү әңгәмәсе үткәрде һәм "Җәен суда куркынычсызлык кагыйдәләре"турында сөйләде.
23 июльдә Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара "Зәңгәр кит"дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.
23 июльдә Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара "Зәңгәр кит" дип исемләнгән мастер-класс үткәрде һәм танып-белү әңгәмәсе барышында китлар турында кызыклы фактлар сөйләде.
Бу бәйрәм уңаеннан Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара Тойгуҗа авылы балалары белән Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы Рафит Сафин ярдәме белән Менделеевск шәһәренә сәфәргә чыкты.
Тарихта беренче тапкыр Тойгуҗа авылында бәйрәмне дәртле балалар биюе белән ачып җибәрделәр, аны Менделеевск шәһәреннән профессиональ хореограф Гөлнара Данилова куйды.
10 нчы июньдә Тойгуҗа авылында татлы бәйрәм-Бөтендөнья туңдырма көнен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм уңаеннан Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры, Гайфетдинова Гөлнара сөт коктейле әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.
Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры, Гайфетдинова Гөлнара балалар белән "Россия флагы" дигән мастер - класс үткәрде.