ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Җылылыкның бер өлешен – тамашачыларга.

 

    Якшәмбе көнне С. Гассар ис. мәдәният сарае артистлары  район пенсионерлар Союзының иҗат төркеме составында «Ижминводы» шифаханәсендә концерт программасы белән булды.

   Якынлашып килүче истәлекле дата – халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел тулу концертының төп темасы булды.

   Өченче буын «Вдохновение» бию яратучылар клубы тамашачыларны якты бию композицияләре белән сөендерде.

« Рус биюе», «Ай, кичәдән бирле», «Татар биюе», «Вальс», заманча бию.

- Без җитәкчебез Лилия Бәхтияровага безнең белән шөгыльләнергә көч һәм илһам табуы өчен бик рәхмәтле. Чөнки һәркайсыбызның  яше бар. Биредә репертуарны да дөрес сайларга, репетицияләрдә дә сәламәтлегебез торышын күзәтеп торырга кирәк. Хәер, без барыбыз да яшь, алга таба да искиткеч фән – хореографиягә ирешергә ниятлибез,- дип уртаклаша клубта катнашучылар.

  Концерт залы һәм солистлары Виктор Япаев, Лариса Кривилева, Марина Костина, Галина Богданованы җылы каршы алды, алар кич буе тамашачыларга дәртле, лирик, рус халык, татар һәм заманча җырлар бүләк иттеләр.

 Әлфия Талыпова башкаруында шигырьләр сөйләнде.

Концертның соңгы аккорды залның көчле алкышлары булды. Тамашачылар басып алкышлады.

- Бүген безгә биргән позитивыгыз өчен рәхмәт сезгә. Уңышлар һәм яңа иҗади идеяләр сезгә, - дип рәхмәт белдерде Алевтина Щуркина.


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Балалар өчен нәшер ителә торган “Ялкын” һәм “Сабантуй” журналларының 95 еллык тарихы бар. Ничә буын татар телендә укый, аралаша белүче балалар шуларны укып татар теленә, халкыбызның гореф - гадәтләренә, әдәбиятыбыз, сәнгатебезгә ихтирам белән үстеләр, татар шагыйрьләре, язучыларның беренче  әсәрләре шунда басылып чыкты. Шул уңайдан Тойгуҗа авылы китапханәсе китапханәчесе Сафина А.А. балаларны шул журналлар, аларның тарихы, журналлардагы рубрикалар белән таныштырды. Чара дәвамында бу басмалардагы кызыклы биремнәрне дә үтәделәр.

14нче декабрьдә Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре китапханәче белән берлектә татар халкының күренекле композиторы  Салих Сәйдәшевны искә алу көненә багышлап иҗат кичәсе уздырылды. 


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бәзәкә авылының горурлыгы булган шагыйрь М.Гыймазетдиновның иҗатын өйрәнү һәм танытуга авылдашлары күп көч куялар. 2019 елда педагог ветеран Р.Мөхетдинованың “Гомер җырда калсын” дигән китабы басылып чыгу шуның ачык дәлиле. Һәм менә матур декабрь кичендә авылдашлары Бәзәкә мәдәният йортына аның 76нчы туган көне уңаеннан әзерләнгән Р.Мөхетдинованың  “Гомер җырда калсын” китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелдылар.

Татар китапханәсендә  “Ядкарь” әдәби-иҗади клубының чираттагы утырышы Халыкара чәй көненә багышланды.

Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан Камай авылы мәктәбендә “Закон һәркем өчен бер” исемле танып–белү уены уздырылды.

Барыгызны да «Яңа ел калейдоскопы» милли чыршы бәйрәмнәренә чакырабыз.

4.01.2020 ел 14.00 сәг.  «Рус завирухасы», уздыру урыны С. Гассар ис. мәдәният йорты, тантаналар залы

05.01.2020 ел 17.00 сәг. «Мари Кас», уздыру урыны С. Гассар ис. мәдәният йорты, тантаналар залы

10.01.2020 ел 18.00 сәг. «Раштуа бәйрәм» не үткәрү урыны Иске Гришкин авылы

2020 елның 10 гыйнварында 18.00  сәг. «Удмурт жыт», уздыру урыны С. Гассар ис. мәдәният йорты, тантаналар залы

11.01.2020 ел 16.00 сәг. "Кичке уен" ны үткәрү урыны-Бәзәкә авылы


13
декабрь, 2019 ел
җомга

12 декабрь көнне 2нче урта мәктәптә Россия Федерациясе Конституциясе көне узды...


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

10 декабрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсе “Дәүләт - ул без” дип аталган тарихи сәгать үткәрде. 

«Юность» кинотеатрында кинофильмнарның 11-18 декабрьдә язылышы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International