Расписание кинофильм кертелде кинотеатрында «Юность» 12-18 сентябрь
Экология министрлыгының Матбугат хезмәте эш визиты белән Менделеевск шәһәрендә булды. Алар "Тавышлы күпер" гидротехник корылмасын реконструкцияләү барышы белән таныштылар.
Районыбызда өлкәннәр айлыгы башланды. Хөрмәтле өлкәннәребезне котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла. Китапханәнең актив китап укчылары Куликова Анна Николаевна һәм Гилмехан абый Миңнуллин бу көннәрдә үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Камай авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре алар өчен бәйрәм котлауы әзерләделәр, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
8 нче сентябрьдә Тойгуҗа авылында "Бердәм тавыш бирәбез" девизы астында сайлаулар узды. Авыл халкының барысы да диярлек килде һәм сайлауда катнашты, чөнки алар Россия язмышына битараф түгел!
10 сентябрь көнне Абалач авыл китапханәсе туган якны өйрәнү кичәсенә халык зирәклеге юкка чыкмасын, кадерләп саклансын һәм буыннан-буынга тапшырылсын өчен 1-3 сыйныф укучыларын кабат чакырды.
Милли әдәбиятны алга җибәрү елы кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Дуслык” паркында “Милли әкият сукмаклары буйлап” дигән квест үткәрделәр. Квестта 1 нче мәктәпнең 2 «В» сыйныф укучылары (кл.җитәкчесе Мөхәммәдиева Т. В.) катнашты.
10 сентябрь көнне Абалач авыл китапханәсе йорт хайваннарын яратучылар арасында «Тылсымлы җәнлек белеме» дип исемләнгән турнир үткәрде.
Өченче буын вәкилләре өчен үткәрелә торган чаралар турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин эшлекле сишәмбе вакытында сөйләде.
10 сентябрь көнне Татар Чаллысы авылында Өлкәннәр көненә багышланган "Әби белән күңелле көн" дип исемләнгән чара узды.
8 сентябрь көнне Монай авыл мәдәният йорты мәйданында «Иҗади яфрак коелу» солистларының концерты булды.