ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

Менделеевск муниципаль районының «Өмет Яры» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә ВИЧ-инфекцияне кисәтү буенча эш дәвам итә.


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

10 сентябрь көнне 1 нче урта мәктәпнең Яшь Армия отряды «Алга, яшь армиячеләр!» республика хәрби-спорт уенының зона этабында катнашты...

11 сентябрь көнне Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубының чираттагы утырышы узды. “Рәхмәтлемен сиңа, Бондюг ягы!”дип аталган очрашу “Өлкәннәр айлыгы” кысаларында, төрле иҗади шәхесләр катнашында үтте.

Менделеевск музеенда "Минем формат - ТАССРга 100 ел" телепрограммасы төшерелде, анда программаларны алып баручылар Менделеевск һәм химия тармагы тарихы турында сөйләделәр.

Лидерлар рәтендә «Әглиев Р.Р» КФХ механизаторы. Риналь Әглиев урып-җыю башланганнан бирле 1568 тонна бөртек суктырган.

Көзнең беренче аенда балалар иҗат үзәгендә традицион рәвештә «Ачык ишекләр көне» чарасы уза, анда теләге булган һәркем үзәкнең иҗади берләшмәләре турында белә, педагоглар белән таныша һәм күңеленә хуш килгән шөгыль сайлый ала.

3 сентябрьдә Россиядә ел саен терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда (Төньяк Осетия) мәктәп линейкасында заложникка алу белән бәйле. Илнәт авыл китапханәсендә «Безнең дөнья терроризмсыз» - мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Илнәт авыл китапханәсе “Кыргызстан әкиятләрен укыйбыз” халыкара акциясенә кушылды. 

6 сентябрьдә Песәй авыл китапханәсе, Потанин В.Ф. исемендәге Курган өлкә балалар-яшүсмерләр китапханәсе оештырган "Кыргызстан әкиятләрен укыйбыз" халыкара акциясенә кушылды.

"Менделеевск - химиклар һәм мастерлар шәһәре" III Республика фестивале кысаларында фәнни-танып белү квесты җиңүчеләре игълан ителде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International