ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә 2019 ел РФ Президенты Указы буенча Театр елы дип игълан ителде. Ә 27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Песәй авыл китапханәсендә Театр көне уңаеннан «Театр дөньясына сәяхәт"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.

       17 нче марттан 27 нче мартка кадәр Сәйтәк авылы клубында   “Сәламәтлек -зур байлык” девизы астында ункөнлек узды. 


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Илнәт авыл китапханәсе татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган «Еникины укыйбыз» төбәкара акциягә кушылды.

26 нчы март көнне Сәйтәк авылы клубында ,балаларның язгы каникулларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздыру максатыннан, алар өчен кәгазь  битенә рәсемнәр кисеп ябыштыру һәм мозаика ясау төрләре буенча мастер-класс уздырылды. 


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Татар Тәкәше авылында 23 март көнне  Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек.

21 март кэнне Сэйтэк авыл китапханэсе «Жила-была Сказка» Бэтенроссия челтэр марафонына кушылды хэм башлангыч мэктэп укучылары эчен «Экияттэ кунакта» дип исемлэнгэн экият сэгате уткэрде.

Химик элементларның периодик системасы елы кысаларында, Үзәк китапханәдә 1нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен “Химия безнең тормышта” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырылды.

Әле берничә ел элек кенә калфакларны сәхнәдә күреп кенә соклана идек, ә хәзер хатын-кызларыбыз шул кечкенә калфакларны төрле чараларда катнашканда, хәтта көндәлек тормышта да яратып кия башладылар. Безнең Бәзәкә китапханәсендә “Хәят” түгәрәгенә йөрүчеләр дә бу юлы калфак тегәргә җыелдылар һәм бик бирелеп эшләделәр.

Иске Гришкин авылы китапханәсе поэзия сөючеләре шигърият дулкынында очраштылар. Шагыйрьләребезнең иҗаты, “Золотая россыпь стихов” исемле китап күргәзмәсе белән танышып, эчтәлекле моңлы шигырьләр укыдылар.

22 март көнне балалар китапханәсе төрле милләт гаиләләре белән «Халык йолаларына яшәргә һәм ныгырга» дип исемләнгән иҗади очрашу үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International