ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Тихоново мәдәният йортында студентлар көненә багышланган чара узды

Тэги: Тихоново мәдәният йорты

Тойгуҗа авылы мәдәният йортында "Истә тот! Бу - Ленинград! Бу -ленинградлылар" дип исемләнгән тарихи сәгать узды.

Тэги: Тойгуҗа мәдәният йорты

25 гыйнвар көнне Тат. Чаллы авылы мәдәният йортында студентлар көненә багышланган бәйгеле-уенлы чара узды. 

Тэги: Тат. Чаллы мәдәният йорты

25 гыйнвар көнне Турай авылында мәктәп балалары катнашында Ленинград блокадасы өзелүгә багышланган "Тормышка юл" дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелде.

 

Тэги: Турай мәдәният йорты

25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Быелның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылуга 30 ел тула. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, ГБУК РТ “Республика балалар китапханәсе” яшүсмерләр арасында «30 лет подвигу, 30 лет памяти» дигән конкурс игълан итте. Бәзәкә авыл китапханәсендә шушы конкурс кысаларында Р.Шакиров белән очрашу булды.

22 гыйнвардан Псәй авылы китапханәсендә “Афганистан – йөрәк ярасы” исемле күргәзмә эшли. Күргәзмәдә китаплар, гәҗитләрдән мәкаләләр һәм Фаттахов Ришат Касимовичнын архивыннан алынган фотолар тупланган.

25 нче гыйнвар көнне Камай авылы мәктәбендә “Блокаданың төзәлмәс ярасы...” исемле батырлык дәресе уздырылды.

Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 7нче “Алтын балык” бакчасының өлкән төркемнәргә йөрүче балаларын әкият дөньясына дәште.

25 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы П.П. Бажовның "Көмеш тояк" әкиятен кычкырып уку үткәрелде. Әкиятне сәнгатьле итеп уку дәвамында язучының үз әсәрләрендә әкият персонажлары, андагы вакыйгалар аша туган ягы-Уралның матурлыгын, табигый байлыкларын оста сурәтләвен китап укучылар яхшы тоемладылар.

23 гыйнвар көнне Тихоново авылы китапханәсендә «Ленинград блокадасында 900 көн» дигән чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International