ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

21 декабрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Саулык” социаль ярдәм үзәгендә “Китап битләреннән зур экранга” дип исемләнгән кино-ассорти үткәрделәр.

Монай мәдәният йортында балалар өчен күңел ачу чарасы уздарылды.

21 декабрь көнне Татар китапханәсе 7нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларын кабул итте. Китапханәче Хафизова Г.Р. балаларны Кыш бабай белән таныштырды һәм аның янына виртуаль сәяхәткә чакырды.

21 нче декабрьдә Тат.Чаллы авылы “Колосок” балалар бакчасында китапханәче Шишова Е.Б. “Кыш бабай патшалыгында “ исемле танып белү дәресе уздырды.

Якынлашып килүче бәйрәм турында шигырьләр, табышмакларга җаваплар табу балаларның күңелен күтәрде. Әлеге чара киләсе елның символын  ясау белән тәмамланды.

22 декабрь көнне Тихоново мәдәният йортында  Яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлекне саклау буенча ата-аналар белән җыелыш уздырдылар.

21нче декабрьдә Камай авылы китапханәсендә авылдашыбыз, шагыйрь, журналист Дифгат Сирайның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Туган як җырчысы” исемле әдәби кичә уздырылды.

Тихоново мәдәният йортында якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә багышланган рәсемнәр конкурсы оештырылды.

2019 елда 7 гыйнвар көнне  сәгать 11.00дә  “Ушковлар утраулары” паркында Раштуа Ярминкәсе уза. Бәйрәмгә көтеп калабыз! Раштуаны бергәләп үткәрик!


21
декабрь, 2018 ел
җомга

20 декабрь көнне Тат.Чаллы авылы китапханәсендә “Бервакыт әкияти урманда” исемле әдәби викторина үткәрелде.

Гассар исемендәге мәдәният сараенда химик кейсларны вату буенча марафон, ягъни, химик хакатон узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International