25нче декабрь көнне Турай мәдәният йортында балалар өчен “Хуш киләсең, Кыш бабай” дигән күңелле узды.
21 декабрь көнне Абалач авыл китапханәсендә, Рәсүл Гамзатовның 90еллыгы уңаеннан, “Халыкның рухи терәге” дигән әдәби кичә уздырылды. Китапханәче язучының тормыш юлы белән таныштырды, шигырьләр укылды, “Рәсүл Гамзатов торналары” дигән презентация күрсәтелде.
2018 елның 21нче декабреннән С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда “Алиса могҗизалар илендә” театральләштерелгән куңелле Яңа ел тамаша бара. Тамашада мәдәният сараенда тәрбияләнүче балалар һәм А.Ахунов халык театры яшь артистлары Гөлназ Стрелкова башлыгында катнашалар. Бу көннәрдә тамашачыларны Алиса, Куян, Кызыл һәм Ак Патшабикәләре, киләсе ел символы Дуңгыз баласы һәм башка персонажлар кызыклы могҗизалар белән көтеп калалар. Тамашадан соң чыршы янында сюрприз- Кыш Бабай, Кар кызы, уен-көлке һәм дискотека көтә. Тамашачы чыршы бәйрәмнәрен овацияләр белән хуплый.
Монай мәдәният йортында Гөлүзә Петухованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе уздырылды.
21 декабрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Саулык” социаль ярдәм үзәгендә “Китап битләреннән зур экранга” дип исемләнгән кино-ассорти үткәрделәр.
Монай мәдәният йортында балалар өчен күңел ачу чарасы уздарылды.
21 декабрь көнне Татар китапханәсе 7нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларын кабул итте. Китапханәче Хафизова Г.Р. балаларны Кыш бабай белән таныштырды һәм аның янына виртуаль сәяхәткә чакырды.
21 нче декабрьдә Тат.Чаллы авылы “Колосок” балалар бакчасында китапханәче Шишова Е.Б. “Кыш бабай патшалыгында “ исемле танып белү дәресе уздырды.
Якынлашып килүче бәйрәм турында шигырьләр, табышмакларга җаваплар табу балаларның күңелен күтәрде. Әлеге чара киләсе елның символын ясау белән тәмамланды.
22 декабрь көнне Тихоново мәдәният йортында Яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлекне саклау буенча ата-аналар белән җыелыш уздырдылар.
21нче декабрьдә Камай авылы китапханәсендә авылдашыбыз, шагыйрь, журналист Дифгат Сирайның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Туган як җырчысы” исемле әдәби кичә уздырылды.