ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

Татар Ахтиялы клубы мөдире Алсу Минирахманова балалар белән “Янгыр теләү йоласын” уздырды. 

12 нче майда , Бөтендөнья гаилә көне алдыннан, Менделеевск муниципаль районында Камил һәм Айгөл Гайнуллинарның никахын тантаналы теркәү уздырылды.

15 нче майда Ижевка авылы мәдәният йортында “ Талантлар салаваты” дип аталган VI  гаилә иҗаты район  фестивале  уздырылды. 

15 нче май көнне  Бөтендөнья гаилә көнен билгеләп үткәндә  Менделеевский районың  ГХАТ бүлегендә юбиляр гаиләләрне тәбрикләделәр:

   Менделеевск муниципаль районында , Бөтендөнья гаилә көнен билгеләп үтү уңаеннан , 67 ел бергә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Билал Зәйнак улы белән тыл хезмәтчәне Сания Ислам кызы Вәлиевларны котлау тантанасы уздырылды.

20 май көнне Сәйтәк авыл клубы китапханә белән берлектә  15 майдан 15 июньгә кадәр кече сулыклар һәм елгаларны саклау айлыгы уңаеннан “Саф чишмәләр” акциясе үздырды. 

 


18
май, 2018 ел
җомга

Бәйрәмгә әзерлек бүлектә алдан ук башланды: реабилитантлар бәйрәмгә ак бантлар һәм кызыл пионер галстуклары тектеләр, пионерлар җырларлаган җырларны һәм пионерларнын традицияләрен искә алдылар

Яз – табигатьнең иң гүзәл мизгеле, яшәрүгә, яңаруга бара торган халәте. Елның аеруча бу фасылында табигатьне саклау, баету буенча күп эшләр башкарыла. Башкарган эшләребезне белем белән ныгытып кую, уртак йортыбыз Җир планетасын саклау өчен бездән нинди ярдәм таләп ителә – менә шуларны ачыклау өчен 16 май көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен “Ишетәсезме, җир елый?” дип исемләнгән экология сәгате уздырылды.


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Төп бурыч– хәмергә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

15май -15июнь - кече сулыклар һәм елгаларны саклау көннәре. Шул уңайдан, Татар китапханәсе, 7нче бакча балалары белән, “Елгалар иленә сәяхәт” оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International