РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында эшлекле очрашу үткәрде.
Узган елның августына карата әлеге күчемсез милек объектларына ихтыяҗ 51 % ка арткан
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары белән очрашуында катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 15 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә . Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдим итә: урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик игътибарлы һәм сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Олы яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 101, 112.
«Менделеев токымнары " 3 нче химия-технология лицеенда гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы үткәрелде. Балалар юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау максатларында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге баәлыгы Мәликә Халикулова чыгыш ясады. Ул балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү кирәклеге, шулай ук балаларда юл шартларына психологик саклану реакциясе булмау, өч төркемгә бүлеп була торган транспорт җәрәхәтләренең сәбәпләре турында сөйләде: балаларның үз-үзләрен дөрес тотмавы; транспорт йөртүчеләрнең гаебе; балаларны озатучы олыларның гаебе.
«РТЮ пассажирларга» мобиль кушымтасы 2019 елның гыйнварында «Содружество» шәһәр яны пассажирлар компаниясе полигонында кертелгән. Башта әлеге сервис ярдәмендә тулы бәягә билетлар гына рәсмиләштерелгән. 2021 елдан «Содружество» АҖ Татарстан һәм Удмуртия территориясендә укучыларга һәм студентларга 50% ташлама белән билет рәсмиләштерүне күздә тоткан пилот проектында катнашты. Хәзер ташламаны шулай ук Марий Эл Республикасы һәм Башкортостан, Свердловск өлкәсе һәм Пермь крае бирә.
2023 елның 13 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Менделеевск шәһәренең "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт автоинспекциясе һәм "Профессионал" өстәмә һөнәри белем бирү шәхси белем бирү учреждениесе белән берлектә "АВТОСЕССИЯ - 2023" студент яшьләре арасында машина йөртү осталыгы конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итәләр.
Кичә администрациядә район башлыгы Радмир Беляев рәислегендә ТР Менделеевск муниципаль районы Советының 34 утырышы һәм ТР Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәр Советының 25 утырышы узды.
1 августтан иминият пенсиясен арттырудан тыш, пенсия тупланмаларын түләү күләме дә арттырылды: тупланма пенсия һәм пенсияне финанслау программасында катнашучылар ала торган сроклы пенсия түләү. Бу яңадан исәпләү пенсионерның эше белән генә түгел (2014 елдан эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына түләүләре иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), ә узган елда идарәче компанияләрнең акчаларын инвестицияләү нәтиҗәләре белән бәйле.