ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бердәм пособие 12 айга билгеләнә, аны бу срок ахырында озайтырга мөмкин:

- Дәүләт хезмәтләре порталында;

-шәхсән социаль фондның клиентлар хезмәтендә;

- шәхсән күпфункцияле үзәктә

Акциянең максаты - кечкенә пассажирлар катнашында юл һәлакәте проблемасын хәл итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау.

​1 нче сорау. Ата-аналары хокукларыннан мәхрүм ителгәннән соң, 1,5 яшькә кадәр баланы  караучыга пособие нинди сроктан билгеләнәчәк?

Быел Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең колл-үзәге белгечләре төбәкнең 35 000 гә якын кешесенә консультация бирде. Гражданнар   Россия Социаль фондына шалтыраткан төп мәсьәләләр хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр һәм йөкле хатыннарга һәм 0 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бердәм пособие алуга кагылган.

СНИЛС - аерым шәхси счетның даими иминият номеры. Паспорттан аермалы буларак, ул гомер буе саклана һәм кеше фамилиясен үзгәртсә дә үзгәрми.

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Россия эшкуарлыгы көне алдыннан «Cәяси биш минут» барышында эшкуарлык үсеше нәтиҗәләре һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итүгә һәм кече һәм урта бизнес үсешенә комачаулаучы киртәләрне бетерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында доклад белән чыгыш ясады.


28
май, 2023 ел
якшәмбе

2023 елның 29 май төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

- яшен (Казанда төнлә);  

- җилнең секундына 15-20 м га кадәр кыска вакытлы көчәюе, көндез   23 м га   (Казанда 15-18 м га)кадәр;

- көндез аерым районнарда боз явуы көтелә


27
май, 2023 ел
шимбә

2023 елның 28 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең секундына 15-20 м га кадәр көчәюе, көндез   23 м га кадәр, аерым районнарда боз явуы көтелә.


26
май, 2023 ел
җомга

Менделеевск муниципаль районы территориясендә янгын куркынычлыгының югары классы кертелде.Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 22 маендагы 621 номерлы карары белән 2023 елның 22 маеннан 11 июненә кадәр гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүен чикләү кертелде.

Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тәкъдимен тормышка ашыру максатыннан (алга таба – Комиссия) Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия турында» 20.05.2022 елның 20 маендагы  ПУ-356 номерлы Указы нигезендә төзелгән Комиссия) Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасын эшләтү буенча ведомствоара комиссия карары белән 2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы халкын хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителә. Конкурс Татарстан Республикасында яшәүчеләрне элмә такталар исемнәрендә һәм язуларда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында татар телендә хаталарны ачыклауга җәлеп итүгә, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын республикада җитештерелә торган продукцияне (товарларны), шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык милек формасындагы учреждениеләр биналарының тышкы кыяфәтен рәсмиләштергәндә куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International