Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, барлык төр килешүләр һәм күчемсез милек объектлары буенча уңай үзгәрешләр күзәтелә.
Бу атнада Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе берничә тематик чара үткәрәчәк, алар барышында бакча өйләрендә торучылар бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча бушлай консультация ала алачак.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, быел беренче 3 айда башка төбәкләрдә яшәүчеләр тарафыннан безнең республикада урнашкан күчемсез милек белән исәп-хисап чараларын башкаруга 3 меңнән артык гариза бирелгән.
2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләүнең гаризасыз тәртибе гамәлгә керде. Пенсия һәм аңа социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәтләр җыелмасы, гражданны инвалид дип таныган көннән башлап, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә, социаль фондка раслаучы документлар тапшыру кирәкми.
Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетыгызда пенсия яше алды пенсионер статусын тикшерегез.
Ана капиталы программасы гамәлдә булган вакытта Россия гаиләләре торак шартларын яхшыртуга 9 миллионнан артык гариза биргән.
Конкурсның максаты илнең һәр төбәгендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү. Конкурс стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс Фонды тарафыннан оештырылган «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында үткәрелә.
Изге Рамазан аенда Менделеевскида район ифтары уздырылды. Ифтар ашына Менделеевскиның дин тотучылары, шулай ук район кунаклары җыелды.
Россия Федерациясендә 2017 елдан товарларны маркировкалау һәм күзәтеп торуның бердәм системасы "Честный Знак" кертелде. Ул товарларның аерым төрләрен мәҗбүри цифрлы маркировкалауны этаплап кертүне күздә тота, аларның исемлеге РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 28 апрелендәге 791-р номерлы карары белән расланган.
17 апрельдә администрациядә район башлыгы Радмир Беляев җитәкчелегендә традицион эшлекле дүшәмбе узды.