20-22 апрель көннәрендә Актаныш авылында 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы кубогы узды.
2023 елның 23 апрелендә Казанның "АКБАРС" көрәш сараенда" Rock&Rolling Kazan " (Gi+NoGi) Джиу-Джитцу буенча Бөтенроссия турниры узды.
2023 елның 21-23 апрелендә Ульяновск шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында тхэквондо буенча Бөтенроссия спорт ярышлары - «Динамо» җәмгыяте чемпионаты узды
2023 елның 21-23 апрелендә Апас авылында А.В. Тарасов исемендәге "Алтын алка" ярышларын үткәрү кысаларында 2008-2009 елгы егетләр арасында "Надежда" хоккей буенча республика турниры узды. Анда тренер Марсель Баһаветдинов җитәкчелегендәге "Айсберг" командасы актив катнашты.
Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта махсус хәрби операциядә катнашучыларның кредит каникулларын киңәйтә торган закон кабул итте. Әлегә кадәр бу ташламадан бары тик хатыны, балалары һәм аның карамагында булганнар гына файдалана алган - хәзер исә барысы да, шул исәптән ата-аналарын һәм уллыкка алучыларын да кертеп, ала алачак.
Быел ул экологик тәртипкә һәм шәһәр мохитен төзекләндерүгә багышлана.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы районара инспекциясе оешмаларның мөлкәтенә салым, җир һәм транспорт салымы буенча квартал саен аванс түләүләре суммалары билгеләнгән дип хәбәр итә.
Социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата алдау очраклары күзәтелүенә юнәлтә. Алдаркараклар пенсионерларга социаль фонд органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрен мәҗбүриләп, пенсияләрен дөрес исәпләүне тикшерергә тәкъдим итәләр.
Татарстанда яшәүче 1,3 мең гаилә, акча белән идарә итү мөмкинлекләрен киңәйткән үзгәрешләр гамәлгә кергәч, ана капиталыннан ай саен түләү ала башлады. Шуларның 150дән артыгы 3 яшькә кадәрге һәр балага ике һәм аннан да күбрәк түләү рәсмиләштергән.
Дәүләт Думасы беренче укылышта ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү һәм күрсәтелгән территорияләрдә ирекле икътисадый зонаның эшләве белән бәйле мөнәсәбәтләрне көйләү максатыннан эшләнгән закон проектлары пакетын кабул итте.