ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Әлфия Когогина: Безнең инициатива ирекле кешеләргә карата хәрби хезмәткәрләргә тиешле барлык социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт Думасы "Реклама турында" Федераль законга үзгәрешләр проектын кире какты (цифрлы тышкы реклама һәм цифрлы реклама конструкцияләрен урнаштыру мәсьәләсе буенча).

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе искәрткәнчә, 2022 елның 1 декабренә кадәр физик затлар мөлкәтенә салым, җир салымы, транспорт салымы һәм аерым очракларда физик затлар кеременә салым түләргә кирәк

Быел Татарстанның Пенсия фонды 4 меңнән артык гаиләгә бала тапканда бер тапкыр бирелә торган пособие тапшырды. Түләүләрнең гомуми суммасы 78,5 млн. сум тәшкил итте

Сорауларга җавап бирәбез

Еш бирелә торган сорауларга җавап бирәбез


8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе – Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы буенча күнекмәләр үткәрү турында» 2022 елның 31 октябрендәге,10 номерлы боерыгы нигезендә, 2022 елның 9 ноябрендә Менделеевск муниципаль районында «Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару»темасына идарә органнары һәм гражданнар оборонасы көчләре белән гражданнар оборонасы буенча күнекмә үткәрелә.

Аналитик һәм фараз мәгълүматы «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУннән, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгыннан, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсеннән, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан, «Челтәр компаниясе» АҖеннән кергән белешмәләр нигезендә төзелгән.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2022 елның 1 декабренә кадәр физик затлар мөлкәтенә салым, җир салымы, транспорт салымы һәм аерым очракларда физик затлар керемнәренә салым түләргә кирәклеген искә төшерә.

Бума ютәл -Bordetella pertussis бактерияләре аркасында килеп чыккан сулыш юлларының йогышлы авыруы. Вакцинацияне киң куллануга карамастан, бума ютәл белән чирләүчеләр саны дөньяда да, Россиядә дә югары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International