ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2022 ел
сишәмбе

22 август көнне Россия флагы көне уңаеннан Тихоново авыл мәдәният йортында "Дәүләт флагы - дан символы" акциясе үткәрелде. Мондый катлаулы чорда үз илеңнең тамырлары һәм тарихы турында истә тоту мөһим. Шуңа бәйләп, чарада тарих фәне буенча викторина үткәрелде, табышмакларга җавап эзләделәр, әмма иң элек Россия гимнын тыңладылар һәм  кушылып җырладылар.


22
август, 2022 ел
дүшәмбе

Россия флагы көне алдыннан Абалач авыл мәдәният йортында "Үз кулларың белән флаг" акциясе узды.

22 августта Россия Федерациясендә Россия дәүләт флагы көне билгеләп үтелә! Бу истәлекле вакыйгага балалар китапханәсе үзенең укучыларын "Данлы куәтле дәүләт символы астында!" дип исемләнгән әдәби-уен программасына чакырды.

Камай авыл китапханәчесе балалар бакчасы өчен “Россия флагы -  безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән ватанпәрвәр  сәгать үткәрде.

22 августта Ижевка авыл китапханәсе укучылары өчен “Горурлыкның өч төсе” дигән танып-белү сәгате үткәрде.

20 августта Менделеевск шәһәрендә «Химик» стадионында һәм «Батыр» спорт мәктәбендә волейбол, футбол буенча ярышлар, ГТО буенча җәйге фестивале узды.

1922 елның 19 августында Яр Чаллы шәһәрендә Яр Чаллы шәһәре мэры кубогына конкур буенча 3 нче этап ярышлары узды. Анда «Фаворит» ат-спорт мәктәбе данын Штенникова Амелия һәм Шилаева Карина яклады.

22 август көнне Татар Чаллысы авыл мәдәният йортында Россия флагы көне уңаеннан акция узды.

21 нче август көнне, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне алдыннан, Монай авыл мәдәният йорты территориясендә ватанпәрвәр акциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International