«Физик затлар тарафыннан банкларда активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 9 мартындагы 48 номерлы Федераль закон нигезендә, 14 марттан капитал амнистиясенең дүртенче этабы башланды.
2022 елның 23 мартында Менделеевск районы «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең бүлек башлыгы Халикулова М. И. 4 сыйныф укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрде. Укучылар «Юл хәрәкәте белгечләре»дигән интерактив уенда катнаштылар.Сыйныф 6 командага бүленде, һәр команда юл хәрәкәте кагыйдәләре белән бәйле исем уйлап тапты. Балалар төрле дәрәҗәдәге сорауларга җавап биреп, ребуслар чиштеләр. Барлык командалар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм бүләкләнделәр. Шулай ук укучылар«Сакла» сайтындагы «Дозорные дороги»фильмын карадылар.
Дәүләт Думасы соңгы, өченче укылышта 2022 елның 27 февраленә кадәр бирелгән эре компанияләр һәм физик затлар өчен үзгәрүчән ставкалар белән кредитларны реструктуризацияләү үзенчәлекләрен беркетүче закон кабул итте.
Дәүләт Думасы бизнеска йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән закон проектын карады һәм өченче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы Украинада махсус операциядә катнашучыларны хәрби хәрәкәтләр ветераннары дип тану турында закон кабул итте.
Менделеевск районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы М.И. Халикулова 10 нчы һәм 11 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Сакла» интернет-порталын кулланып мульт - дәрес үткәрде.
Дәүләт Думасы авыл мәдәният йортларын табышка салымнан азат итүче закон проектын өченче, ахыргы, укылышта кабул итте.
2022 елның 28 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән
төнлә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр; кыска вакытлы буран;
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык көтелә.
Менделеевскиның киләчәге бүгенге көндә төзелә. Бүген район җитәкчесе Радмир Беляев «Аммоний» АҖ һәм КНИТУ-КХТИ вәкилләре белән көллият төзү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2022 елның 26 мартыннан 3 апреленә кадәр Бөтенроссия балалар китабы атнасы, балалар китабын һәм укуны үстерүгә багышланган зур чара узачак. Быел балалар китабы атнасы бөек балалар язучысы һәм тәрҗемәче Корней Иванович Чуковскийның тормыш юлына һәм иҗатына, аның тууына 140 ел тулуга багышланган. Шуңа күрә атнаның күпчелек чаралары аның иҗатына багышланачак.
25 март көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсенә «Корней Чуковскийның әкият дөньясы» күргәзмә- викторинасы куелды, ул анда килүчеләрне көтә. Ә “Колосок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Сандыктан әкиятләр” дигән мавыктыргыч уен үткәрелде.