Узган тәүлек эчендә 174 кеше прививка ясатты, шуларның 74е “Юность» район мәдәният йортында, 100е шәһәр сырхауханәсендә.
Кичә хакимияттә 2022 елда гамәлгә ашырылырга тиешле федераль һәм республика программалары буенча район җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә киңәшмә узды.
24 ноябрьдә район җитәкчесе Радмир Беляев инвестицион һәм инфраструктура үсеше идарәсе башлыгы Артур Захарян, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников, идарәче компания белән берлектә «Безнең ишегалды»проектын тормышка ашыру кысаларында киләсе елда төзекләндерелергә тиешле ишегалларын карадылар.
27 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә С.Гассар ис. мәдәният сараенда Коръән уку, догалар, лекцияләр, вәгазь, шулай ук "сорау-җавап"форматында аралашу була.
20 ел элек 27 ноябрьдә Удмурт Республикасының "дәүләт телләре турында" Закон кабул ителде, шул вакыттан Удмурт теле дәүләт теле статусына ия булды. Ә 2018 елдан бәйрәм календаренда Удмурт теле көне барлыкка килде. Енабердино мәктәбендә удмурт теле атналыгы башланды. Енабердино авыл китапханәсендә китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, яңа китаплар белән таныштылар, видеопрезентация әзерләнде, Туган тел турында матур шигырьләр яңгырады. Удмурт орнаментлары һәм бизәкләре турында белделәр. Ә 23 ноябрьдә үзенчәлекле көн булды, чөнки очрашуга Ижевск шәһәреннән күптән көтелгән - Удмуртиянең «Зечбур» балалар-яшүсмерләр газетасы (Исәнме) килде.
Үзәк китапханә Менделеевск шәһәренең 1 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен» Достоевский Ф.М " дип исемләнгән квиз-уен үткәрде.
22 ноябрь - сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. Шул уңайдан Бәзәкә авылы китапханәсендә Бәзәкә урта мәктәбе белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Акыллы балаларга - акыллы китаплар” дигән китапханә сәгате үткәрелде.
Тихоново авыл китапханәсендә «Табигатьне яратыгыз һәм саклагыз»дигән экологик дәрес үткәрелде.
23 ноябрь көнне «Саулык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә үзәк китапханә «Хатын-кызлар исемендә табышмак бар» дигән музыкаль-уен программасы үткәрде.
5 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Бөтен Россия буенча волонтерлыкны популярлаштыру буенча масштаблы федераль реклама кампаниясе уза. Реклама өслекләрендә, медиафасадларда, экраннарда, интернет-ресурсларда халыкны ирекле эшчәнлектә һәм #МЫВМЕСТЕ " Гомумроссия ярдәм акциясендә актив катнашырга өндәүче реклама макетларын күрергә мөмкин.