«Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең «үсеш локомотивлары» федераль проекты кысаларында «2020 елның икенче яртыеллыгында «үсеш локомотивлары» партия проектын гамәлгә ашыру һәм 2021 елга планнар турында»дигән темага селектор киңәшмәсе узды.
Менделеевск районындагы клиент хезмәте эш бирүчеләргә ПФР органнары белән электрон элемтәдә тору һәм хезмәткәрләрен алдан ук пенсиягә чыгу өчен әзерләү буенча активрак эшләүне сорап мөрәҗәгать итә.
«МИР» Милли түләү системасына күчерү 2020 елның 1 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш иде, ләкин коронавирус инфекциясе таралу һәм Россия Федерациясе территориясендә гражданнарның, бигрәк тә пенсия яшендәге затларның хәрәкәт чикләүләрен озайту шартларында, Россия Банкы 2020 ел азагына кадәр күчүне озайтты.
Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) Менделеевск районындагы халык игътибарына гражданнарны кабул итү октябрьдә элеккечә алдан язылу буенча гына һәм бары тик дистанцион рәвештә, Россия Пенсия фонды сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша гына үткәреләчәк, дип җиткерә.
30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 30 нчы октябрь көнне Камай авылы китапханәсендә “Репрессияләнгән шигърият” исемле әдәби сәгать уздырылды.
Менделеевск районында клиент хезмәте чираттагы тапкыр барлык гражданнарга дәүләт хезмәтләрен дистанцион рәвештә алырга мөмкин булуын искә төшерә.
Менделеевск районында Клиент хезмәте җитәкчесе җавап биргән берничә иң киң таралган сорауны халыкка җиткерәбез.
30 октябрь көнне Песәй авыл китапханәсе "Чулпан" балалар бакчасы белән берлектә (тәрбиячесе Хәсәнянова Г.М.) балалар өчен "Сөмбеләдә кунакта" көзге бал үткәрде.
30 октябрьдә Үзәк китапханә 7 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары өчен “Китап геройлары экранда да да яши” дип исемләнгән кино-викторина үткәрде.
28 октябрь көнне Татар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең 3 сыйныф укучылары белән (Укытучылары: Әминова Г.Ф.) “Сугыш һәм балалар” дигән батырлык дәресе үткәрелде.