Иске Гришкино мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.
6 март көнне Бәзәкә китапханәсенә әдәбият сөючеләр әдәби кунакханәгә җыелдылар.
6 март көнне Үзәк китапханә с.Гассар исемендәге мәдәният йортының тантаналар залында «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел»дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән оештырылган «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел»республика социаль-гуманитар проекты кысаларында узды. Чарага Менделеевск районының пенсионерлар берлеге, ветераннар хоры, мәктәп укучылары чакырылган иде.
"Хатын-кыз - гүзәл зат"
Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Турай авыл китапханәсе “Әни турында хикәяләр сезнең белән кычкырып укыйбыз” республика акциясендә катнашты.
Халыкара хатын-кызлар көненә 8 март көнне Енабердино авыл китапханәсе “Ромашка” балалар бакчасы белән берлектә кызлар өчен Матурлык бәйгесе үткәрде.
Яңа Кокшанда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тематик сәгать узды.
6 март көнне Енабердино авыл китапханәсе урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә барлык сыйныф укучылары катнашында сөйкемле хатын-кызлар өчен күңел ачу чарасы үткәрде.
“Әниләр-алтын, кызлар-ялкын”