ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

27 январь көнне Совет гаскәрләренең Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тула. Шул данлы дата белән таныштыру, совет халкының чиксез батырлыгы, Ленинградлыларның каһарманлыгы турында сөйләү максатында  Бәзәкә китапханәчесе Ф.Башарова урта мәктәптә “Җиңелмәс Ленинград” дигән батырлык сәгате үткәрде.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе татар халкы мәдәниятенең үзәк һәм бай мирасханәсе булып тора. 24 январь көнне аның ачылуына 155 ел тула. Шул уңайдан Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. мәктәп укучыларын “Татарстан Милли китапханәсендә” дигән виртуаль экскурсиягә чакырды.


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

ЦСП "Саулык"та 21 гыйнварда М. Долгова "П.К. Ушков - Бондюг заводына нигез салучы" дигән кичә-портрет үткәрде.

Яңа ел чаралары кысаларында Бәзәкә мәдәният йортында татар телендә « Кичке уен» кичәсе булды, анда татар мәдәниятен яратучылар җыелды.

Тихоново авыл китапханәсендә «Исәнме, рус миче» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрелде. 

2020 елның 1 февралендә 17.00 сәгатьтә  С.Гассар ис. мәдәният сараенда  «Болгар» бию театры концерты була. Барлык теләүчеләрне чакырабыз. Белешмәләр өчен телефон: 8 85549 22404.

24 гыйнварда 17.00 сәгатьтә  С.Гассар ис. мәдәният сараенда  Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты була. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз. Керү ирекле.

Сәйтәк авылы клубы "Селфи-обнимашки"акциясе


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан Камай авылы балалар бакчасында “Татарстан - безнең уртак йортыбыз” исемле әңгәмә уздырылды.

Бүген хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International