Балалар сәнгать мәктәбенең 2нче катында рәсем сәнгате бүлегенең 4 сыйныф укучысы Горшкова Ксения исемле шәхси күргәзмә ачылды.
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Шиһапова, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Абрамова һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Хурматуллина җылы котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Сэйтэк авылы китапханэсендэ балалар эчен «Тылсымлы балачак» дип исемлэнгэн бэйрэм уткэрелде.
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган
Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк диләр. Ә безнең районыбызда тарихи истәлекле урыннар бик күп, шуларның берсе Кокшан авылы. 24 июнь көнне Камай авылы күп функцияле үзәге хезмәткәрләре истәлекле урыннарны барлар өчен сәяхәткә чыктылыр.
21нче июнь көнне Камай авылы мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен юл кагыйдәләренә багышланган уен уздырылды. Әлеге чараның максаты: балалар катнашындагы юл – транспорт һәлакәтен профилактикалау; юл хәрәкәте билгеләрен, юл кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту иде.
2 нче урта мәктәп базасында "Крепыш" мәктәп яны лагере ачылды. Лагерьга 60 бала бик теләп йөри.
ДБГБУ “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе”нең 8-9 сыйныф укучылары өчен мировой судья Шарифьянова Юлия Васильевна белән очрашу узды.
1 нче мәктәп яны лагеренда "Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча" танып-белү уены үткәрелде.
1 нче урта мәктәпнең «Дружба» мәктәп яны лагере укучылары «чыганакларга сәяхәт» акциясе үткәрделәр.