Россия көне - һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Ватаныбызның туган көнен билгеләп үтү өчен Бәзәкә мәдәният йорты һәм китапханәсе балалар өчен “Туган көнең белән, Ватаным!” исемле велоузышу үткәрде.
12 нче июнь Россия көне уңаеннан Тойгуҗа китапханәсе “Туган ил кайдан башлана? “ дип аталган тарихи- шигъри сәгать үткәрде.
Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен Россия көненә багышланган «Россиягә мәхәббәт һәм ышаныч белән " дип исемләнгән әдәби уен-сәяхәт уздырды.
Абалач авылында Сабантуе
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Шиһапова, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Абрамова һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Хурматуллина җылы котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Алар укучыларга мәктәп тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр, уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләделәр.
Тойма авылы Сабантуе
6 июнь көнне бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Песәй авылы китапханәсе «Теремок» мәктәп яны лагере балалары белән (укытучылары Низаметдинова К. М., Гыйләҗева Ф. Г.) «Пушкинны бергә укыйбыз».
6 июнь көнне бөек рус язучысы А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан үткәрелгән Халыкара “Читаем Пушкина вместе” акциясенә Бәзәкә китапханәсе дә кушылды.
3 июнь көнне 2 нче урта мәктәп базасында "Крепыш" мәктәп яны лагере ачылды...
29.05.2019 ДБГБУ “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе” укучылары җыелма командасы Россия махсус олимпиадасының XII республика ярышларында катнашты...