Полицейскийлар билгеләвенчә, соңгы вакытларда йозакны ватып гаражлар ширкатләреннән урлау очраклары ешайды.
1 нче урта мәктәптә "Кыш озату" бәйрәме узды. "Максимум" укучылар узидарәсе әгъзалары аны беренче сыйныф укучылары өчен әзерләделәр һәм оештырдылар.
2 нче урта мәктәптә «Ата-аналар мәхәббәтенең зирәклеге» темасына язгы гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды
Районда ак койрыклы бөркетнең тормышын күзәтү өчен камералар урнаштырылды.
Иске Гришкин авылы китапханәсе поэзия сөючеләре шигърият дулкынында очраштылар.
Татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгать әсәре булып калфак тора. XVIII-XIX гасырлар белән чагыштырганда калфакларның күләме, формасы, бизәлеше һәрвакыт үзгәреп тора.
Химик элементларның периодик системасы елы кысаларында, Үзәк китапханәдә 1нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен “Химия безнең тормышта” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырылды.
Татар Тәкәше авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек.
Балалар китапханәсе 1 «Г» сыйныф укучылары өчен Ю. А. Гагаринның 85 еллыгына багышланган «Гагарин турында китаплар укыйбыз» төбәкара акциясе кысаларында «Кеше күккә күтәрелде» дип исемләнгән тарихи экскурсия үткәрде.
2019 елда беренче космонавт - Ю. А. Гагаринның тууына 85 ел тулды.