Турай авыл китапханәсе «Иң яхшы уку вакыты: А. Алиш премиясе лауреатларының китапларын укыйбыз» Республика акциясенә кушылды.
4 март көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре 7 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Һөнәрләр ярминкәсе» дигән уен дәресе үткәрделәр.
Халыкара песиләр көне уңаеннан 2 нче март көнне Турай авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Безнең йомшак дусларыбыз“ исемлеэ кологик уен үткәрелде.
2 март көнне “Татарстанның халык язучысы”, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан язучының якташлары – Башкортостан Республикасы Благовар районы Үзәк китапханәсе “Еникине укыйбыз” акциясен үткәрү башлангычы белән чыкты. “Еникине укыйбыз” акциясенә Турай авылы китапханәсе дә кушылды.
Псков десантчыларының соңгы көрәше тарихка тугрылык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге буларак кереп калды. 2 март көнне Турай авылы китапханәсендә әлеге вакыйгага багышланган «Шестая рота – сердце боль пронзает…» исемле батырлык дәресе уздырылды.
3 март кэнне Сэйтэк авыл китапханэсе «Ин яхшыларын укыр вакыт: Абдулла Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз» дип исемлэнгэн Республика акциясенэ кушылды.
4 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә Халыкара кыргый табигать көне уңаеннан “Без табигать өчен җаваплы“ дип аталган экологик сәгать үткәрелде.
Иске Гришкин авыл китапханәсе “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз” акицясенә кушылды.
Татар әдәбиятының олуг язучысы Әмирхан Еники ның тууына 110 ел тулу уңаеннан Камай авылы китапханәсендә “Әмирхан Еники тылсымы“ дигән әдәби очрашу уздырылды.
11 нче "Балачак планетасы» балалар бакчасында «Халыклар төрле – Республика бер" дигән Республика милли мәдәниятләр конкурсы булып узды, анда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Бәйге 2 этапта үткәрелде. Іэтапта Менделеевск районының балалар бакчаларыннан һәм безнең республиканың якын - тирә шәһәрләреннән Казан, Чистай, Әлмәт, Мамадыш, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Кукмара, шулай ук Марий Эл республикасының Йошкар-ола шәһәре, Удмуртия республикасының Ижевск шәһәре һәм Грахово районы мәктәпкәчә учреждениеләреннән 25тән артык бала катнашты. Әлеге турга 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе укучылары үтте - бу 8 милләт вәкилләре.
Чараның программасы 4 конкурс биремнәреннән торды. "Визитка»да балалар үзләре турында, гаилә, мавыгулар турында кыска гына сөйләргә тиешләр иде. Икенче бирем «мин үземчә талантлы " дип аталды. Конкурсантларга сайлап алу өчен җыр, бию, шигырь, сценка һәм юмореска әзерләргә тәкъдим ителде. Жюри артистизмны һәм чыгышның чагылышын бәяләде. Аннары конкурсантлар үзләренең милли киемнәрен үзләре күрсәттеләр. Соңгы бирем «кулинар этюд»дип аталган иде. Катнашучылар үзләренең милли ашларын тәкъдим иттеләр.
Барлык конкурсантлар да югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
11-нче номерлы "Балачак планетасы» балалар бакчасы һәм 6-нчы номерлы"Аленушка” балалар бакчасы ГРАН – ПРИга лаек булдылар