2 нче мартта Тойгуҗа авылы китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, татар әдәбиятының олуг язучысы Әмирхан Еники ның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Татар әдәбиятының морзасы“ дигән әдәби сәгать үткәрелде.
1 март көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова урта мәктәптә “Мәңгелек дан сиңа, 6 рота!” дигән батырлык дәресе үткәрде һәм Икенче чечен сугышы вакытында 104-нче гвардия парашют десанты полкы 76-нчы гвардия һава десанты дивизиясенең (Псков) подполковник М.Н.Евтюхин җитәкчелегендәге 6 ротаның сан ягыннан нык югары булган Хаттаб боевиклары белән 776-нчы биеклекә булган бәрелешләре турында сөйләде, видеоматериаллар карарга тәкъдим итте һәм китапханәдә Чечен сугышы турында булган китаплар белән таныштырды.
Псков десантчыларының соңгы көрәше тарихка тугрылык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге буларак кереп калды. 2 март көнне Камай авылы мәктәбендә әлеге вакыйгага багышланган “Үлемсезлеккә атлаган, рота” исемле батырлык дәресе уздырылды.
1нче мартта Тойма авылы китапханəсендə китапханəче мəдəният хезмəткəре белəн берлектə 6нчы рота десантникларыныӊ истəлек көненə багышлап, «776 нчы биеклектəге сугыш» дип исемлəнгəн батырлык дəресе уздырдылар.
2 мартта Монай мәдәният йортында "Иң кадерле кешеләргә-чәчәк бәйләмнәре" остаханәсе уздырылды.
3 мартта Яңабирде мәдәният йортында "Без театрга килдек!" дип аталган чара үткәрелде.
Расписание кинофильм кертелде кинотеатрында «Юность» 28 февраль-6 март
15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә.
21 февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.
Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге датаны балалар белән бергә искә төшерделәр.