2019 елның 2 март көнне сәгать 16.00дә “Менделеевск чишмәләре” рус җырының III төбәк фестиваль- бәйгесенең Гала-концерты узачак. Теләүчеләрне көтеп калабыз. Керү буш.
22 февраль көнне сәгать 12.00дә С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узачак. Теләүчеләрне көтеп калабыз. Керү буш.
Татар Тәкәше авылы клубында "Самавыр янында очрашулар" дип аталган ял кичәсе уздырылды.
Балалар сәнгать мәктәбендә РСФСРның атказанган артисткасы, татар һәм Каракалпак АССР халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге «Соловушка» I төбәкара вокаль-хор конкурсының гала-концерты узды.
20 февраль көнне Ижёвка мәдәният йортында мәктәп һәм китапханә коллективлары ярдәме белән берлектә Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышланган интернационалист сугышчылар белән очрашу кичәсе уздырылды.
Абалач авыл китапханәсе “Күбәләк” балалар бакчасы белән берлектә туган тел көненә багышланган “Халык телем минем” дип аталган әдәби-музыкаль бәйрәм уздырды.
19 февраль көнне Тат. Чаллы авыл китапханәсендә “Кызыл китап - өмет символы” дигән экологик сәгать узды.
19 февраль көнне Илнәт авыл китапханәсе “Океанда” дип исемләнгән эко-сәгать үткәрде.
Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Г.И. «Ромашка” бакчасы балаларын герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштырды.
19 нчы февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсе рус язучысы, публицист, драматург, мәсәлче И.А. Крыловның тууына 250 ел тулу уңаеннан “Кимчелеге булган очракны чеметеп алырга яратам” дип аталган әдәби сәгать үткәрде.