ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 февраль көнне Илнәт авыл китапханәсе “Океанда” дип исемләнгән эко-сәгать үткәрде.

Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Г.И. «Ромашка” бакчасы балаларын герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштырды.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

19 нчы февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсе рус язучысы, публицист, драматург, мәсәлче И.А. Крыловның тууына 250 ел тулу уңаеннан “Кимчелеге булган очракны чеметеп алырга яратам” дип аталган әдәби сәгать үткәрде.

21-27  февраль көннәрендә “Юность” кинофильмнар расписаниясе

16 февраль көнне Тихоново авыл китапханәсендә «А. Алиш әкиятләрен укыгыз» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде.

Балалар китапханәсе «Нина Павлова китаплары укыйбыз» төбәкара акциясендә катнашты. Акциядә 1 нче мәктәпнең 1 «В» сыйныф укучылары катнашты (сыйныф җитәкчесе Мөхәммәдиева Т. В.).


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татар Тәкәше авыл клубында 15 февраль көнне, без  Муса Җәлилнең туган көнен искә алып,  шигырь кичәсе үткәрдек. Клуб мөдире А.Мусина әдипнең биографиясен искә төшерде.

 

18 февраль көнне С.Гассар исемендәге Мәдәният сараеда  татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган “Умирая,не умрет герой” әдәби кичә үткәрелде. Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова һәм театр җитәкчесе Гөлназ Стрелкова  презентация аша шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды.  Муса Җәлилнең сабыйлар һәм өлкәннәр өчен язылган  җырларын, шигырьләрен тыңладылар. Шунысы куанычлы, кичәдә катнашучылар шагыйрьнең иҗаты белән таныш,  хәтта Ульяна Егорова, Ярослав Дунаев  һәм Риана Бахтеева яттан шигырьләрен сөйләделәр.Шулай булганда гына, аның иҗаты онытылмаячак, буыннан буынга тапшырылачак.

8 март көнне Ушковлар утрауларында “Барыня-Маслена” курчагы ясау бәйгесе уза. Катнашу өчен гаризалар 25 февралгә кадәр 2-40-96 телефоны,  ddnmendeleevsk@list.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

15 февраль көнне балалар сәнгать мәктәбендә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан сыйныф сәгате узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International