Монаш мәдәният йорты хезмәткәрләре Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган китаплар күргәзмәсе ясадылар.
15 нче февраль конне Иске Гришкин мәдәният йортында китапханә белән берлектә Чечня сугышында катнашып, һәлак булган Карманково авылы егете Арсланов Андрей Васильевичны искә алу кичәсе үткәрелде.
15 февральдә Татар Чаллысы мәдәният йортында "Гап-гади малайлар" дигән батырлык сәгате булды.
Кокшан мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлап "Җирдә тормыш хакына" дип аталган әдәби кичә үткәрделәр.
15 февраль көнне Бәзәкә урта мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә “Онытма безне, Ватан” дип исемләнгән батырлык дәресе үтте.
Кокшан мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре бөек язучы, мәсәлләр остасы И.Крыловның 250 елллыгына багышлап әдәби чара үткәрделәр.
16 нчы февральдә Тойгуҗа авылы китапханәчесе Сафина А.А. патриот шагыйрь Муса Жәлилнең туган көне уңаеннан “Гомерем минем моңлы бер җыр иде”дигән шигъри кичә үткәрде.
Кокшан мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче Гашыйклар көне үткәрделәр.
14 февраль көнне Песәй авылы китапханәсе Песәй урта мәктәбе укучылары белән (педагог-оештыручы Ахметгареева Г.Г.) «День влюбленных в Крылова» Бөтен россия акциясенә кушылдылар.
15 февраль көнне 11нче бакча балалары Татар китапханәсе белән таныштылар. (Татар теле тәрбиячесе: Җиһаншина Л.Н.)