ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Монай мәдәният йортында ТР атказанган артисты Диләрә Мироваева үзенең иҗат төркеме белән чыгыш ясап китте.

Балалар сәнгать мәктәбенең 2 нче катында рәсем сәнгате бүлегенең әзерлек сыйныф укучылары эшләре күргәзмәсе ачылды. Анда 2019 елның беренче яртыеллыгында яшь рәссамнарның иң яхшы эшләре тәкъдим ителгән.

26 февраль көнне 18.00 сәгаттә С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда  III район күләм фестиваленең Гала- концерты узачак. Теләүчеләрне чарага көтеп калыбыз. Керү буш.

17 февральдә "Ижминводы" санаториенда "Әйлән-бәйлән" күңел ачу программасы үткәрелде.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган тарих сәгате Ижёвка мәдәният йортында үсеп килүче яшь буынны җыйды.

     15 февраль көнне татар халкының сандугачы булган җырчы Илһам Шакировка 84 яшь тулган булыр иде. 

 16 февраль көнне Сәйтәк авылы клубында  татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттеләр. 


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Ел саен 14 нче февраль Изге Вәли көне – гашыйклар  көне итеп уздырыла. Турай мәдәният йортында да шул уңайдан кечкенә генә, ләкин бик тә эчтәлекле чара уздырылды.  

17.02.2019, Яңабирде мәдәният йорты

Балалар белән "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән чаңгы ярышлары уздырылды.

Гашыйклар көне уңаеннан Яңабирде мәдәният йортында Алнаш ди-джее Петров яшьләр өчен бию кичәсе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International