ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

15 февраль кэнне сугышчы-интернационалистларны искэ алу кэне унаеннан Сэйтэк авыл китапханэсендэ «Батырлык исеме Эфганстан»» дип исемлэнгэн хэтер сэгате  уткэрелде.

16 нчы февральдə Тойма авылы китапханəсендə китапханəче һəм мəдəният хезмəткəре берлектə шагыйрь Муса Җəлилнеӊ туган көненə һəм аныӊ «Моабит дəфтəрлəре» китабына 75 ел тулуга багышланган «Өзелгəн җыр эзеннəн» дип исемлəнгəн əдəби кичə уздырдылар.


15
февраль, 2019 ел
җомга

14 февраль көнне, Татар китапханәсендә, каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә уздырылды. Кичәдә 7нче бакчаның 4нче, мәктәпкә әзерлек төркеме(Татар теле тәрбиячесе: Шәяхмәтова М.Н.) һәм 1нче урта мәктәпнең 1”Г” сыйныфы укучылары (Укытучылары:Каримова А.М.)катнашты.

14 нче февраль  Изге Вәли -Гашыйклар көне. Кече яшьтәге балаларда ул әти-әниеңә, дусларыңа, туган җиреңә,кече Ватаныңа мәхәббәт белдерү көне буларак бәйрәм ителә.

Тихоново мәдәният йортында Гашыйклар көненә багышлап, балалар өчен тамаша үткәрелде.

14 февраль көнне Иске Гришкин мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм мәктәп белән берлектә “Җәлил шигырьләрен укыйбыз” исемле  поэзия сәгате уткәрелде. 

14 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы В.В.Бианкиның тууына 125 ел тулу уңаеннан “Җәнлек-җанварларны яратып” дип аталган китап күргәзмәсе буенча язучының иҗаты турында сөйләшү үткәрелде.

14 февраль – Изге Вәли көне. Шул уңайдан Турай авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә гашыйклар көненә багышланган “Валентинка своими руками” дигән тема астында мастер – класс үткәрелде. Булган материалларны кулланып балалар бик  теләп матур йөрәкчекләр ясадылар.

Гашыйклар көне уңаеннан Ижёвка мәдәният йортында күңелле программа үткәрелде.

Татар дөньсы февраль аенда татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә китапханә, мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә, шагыйрь иҗаты буенча “Җырым белән җиңдем дошманны ” исемле дәрес - викторина уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International